Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада хатын-кызлар өчен «Дога – ул гыйбадәт» догалар өйрәнү дәресләре уза
Түбән Кама мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне «Дога – ул гыйбадәт» догалар өйрәнү дәресләренә кушылырга чакыра. Дәресләр Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә һәр сишәмбе 13:00 сәгатьтә уза. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Дәресләрне мәчет каршындагы курслар укытучысы Венера Якупова алып бара. Бу атнада ул дога кабул ителү ихтималы югары булган шартлар һәм вакытлар турында сөйләгән.
Дәресләр хатын-кызлар өчен үткәрелә. Киләсе дәресләргә теләге булган һәркем кушыла ала. Керү ирекле.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз