news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада хәрбиләрнең балаларына шифаханәдә түләүсез ял тәкъдим итәләр

Түбән Кама балалар район хастаханәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Чаллы шәһәрендә урнашкан «Радуга» шифаханәсендә 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балаларны савыктыру мөмкинлеге турында хәбәр итә. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайты яза.

Юлламалар 2025 елның 8 сентябреннән 1 октябренә кадәр бушлай бирелә. Сәламәтләндерү программасына медицина процедуралары һәм педагоглар белән дәресләр керә, бу исә балаларга мәктәп программасыннан калышмаска мөмкинлек бирәчәк.

Юлламалар алу һәм тулырак мәгълүмат буенча 8-906-329-61-69 телефоны буенча яисә Тукай ур., 37 (421 кабинет) адресындагы «Солнечная» поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot