news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада хәрбиләр өчен теккән киемнәрне кыска ялга кайтучыларга тапшырдылар

Түбән Камада хәрбиләр өчен теккән киемнәрне кыска ялга кайтучыларга тапшырдылар
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама волонтерлары «Милосердие» үзәге базасында махсус хәрби операция зонасына җибәрер өчен киемнәр тегә. Хәзерге вакытта плащ тукымасыннан утыру һәм яту өчен келәмнәр, маскировка халатлары һәм носилкалар тегәләр. Бүген әзер әйберләрне отпускка кайткан хәрбиләр кулына тапшырдылар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Волонтерлар төркеме 12 кешедән тора, биредә биш кеше генә тегә. Калганнары материалларны өйләренә алып кайта.«Иң өлкән волонтерга якынча 90 яшь. Әби йөри алмый, шуңа күрә тукымаларны китереп бирәбез, ә әзер әйберләрне алып китәбез», - диде Террриториаль иҗтимагый үзидарә рәисе Илүзә Шәрәфетдинова.

Узган атнада барлыгы 50 келәм, 24 маскировка халаты, шулай ук 20ләп носилка җибәрелгән.

Искәртик, шәһәрдә биш пункт эшли, анда теләгән кешеләр ашамлыклар, гигиена чаралары, киемнәр һәм аяк киемнәре китерә ала. Барлык түбәнкамалылар да ярдәм итәргә мөмкин.

Төп пунктлар микрорайонның Иҗтимагый үзәгендә (Химиклар проспекты, 72б) һәм Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Студентлар урамы, 9) урнашкан. Шулай ук кабул итү пунктлары Корабельная урамы, 20, 40 һәм Шинчылар проспекты, 25а адресы буенча урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot