Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада хәрбиләр өчен маскировка челтәрләрен үрүнең яңа пункты ачылды
Түбән Камада 9 нчы мәктәп базасында маскировка челтәрләрен үрү өчен яңа пункт ачылды. Хәзер теләгән һәркем килә һәм уртак эшкә үз өлешен кертә ала. Шәһәр волонтерлары мәгълүматларына караганда, шәһәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә урнашкан 10 шундый пункт эшли. 9 нчы мәктәп укучылары беренче челтәрләрне ясый башладылар инде.
«Үрү ысулы бик гади, безгә барысын да мастер-класста күрсәттеләр, бу җиңел үрелә һәм башкаларны өйрәтү җиңел», – дип сөйләде 9 нчы мәктәп укучысы Алия Әхмәтова.
Физик культура укытучысы Эльвира Бутлеровская мондый дәресләрнең тәрбияви кыйммәтен ассызыклады.
Өлкән мәктәп укучылары ятьмә үргән арада, кечеләре коры душ комплектларын җыя һәм исән калу беләзекләрен бәйли. Бер дәрес эчендә балалар 400 дән 600 гә кадәр комплект әзерләргә өлгерә.
Якын арада шәһәрдә 29 нчы мәктәп базасында 11 нче пункт ачылачак. Волонтерлар билгеләп үткәнчә, балаларның мондый проектларда катнашуы хәрбиләргә ярдәм итә. Шул ук вакытта балаларда җаваплылык һәм патриотизм хисе формалаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз