news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

Халык мәшгульлеге үзәгенең Түбән Кама районы буенча идарәсе махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрәчәк. Ул 21 февральдә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр «БАЗА» креатив индустрияләр үзәгендә узачак. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Ярминкә программасында эш бирүчеләр белән очрашулар, мастер-класслар, хезмәт, мәшгульлек һәм дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр каралган.

Керү һәм барлык хезмәтләр дә түләүсез.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8555) 42-68-00, 8 (8555) 41-07-00.

news_right_1
news_right_2
news_bot