news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада хәрбиләр гаиләсендә тәрбияләнүче 11 балага мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Республика көнен Түбән Каманың 7 нче микрорайон халкы «Татарстанда җәй» проекты кысаларында билгеләп үтте. Концерт программасыннан тыш, тамашачылар безнең төбәк турында әдәбият белән танышты һәм волонтерларга коры душ һәм «исән калу» беләзекләре ясарга булыштылар. Ә чараның кечкенә кунаклары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашты. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе традициягә әверелде. Ә өченче ел рәттән, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин инициативасы белән, портфельләрне шулай ук махсус операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче беренче сыйныф укучыларына тапшыралар. Гагарин сайлау округы территориясендә андыйлар 11. Барлыгы исә анда 145 хәрби гаилә яши, аларда йөздән артык укучы тәрбияләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot