news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Хәмидуллиннар гаиләсе «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин карары белән Түбән Камада яшәүче Хәмидуллиннар гаиләсе «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Алмаз Әсхәт улы һәм Алия Хәмит кызы дүрт бала үстерә: Әдилә, Камилә, Аиша һәм Самат.

Бу мөһим вакыйга белән гаиләне шәһәр мэры Радмир Беляев котлады.

«Хөрмәтле Хәмидуллиннар гаиләсе, үрнәк күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Зур гаиләгез чәчәк атсын, балаларыгыз уңышлары белән сөендерсен, алда яңа казанышлар һәм шатлыклар көтсен!» – диде ул.

«Ата-ана даны» ордены медале — дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ир белән хатынга гаилә һәм ата-ана институтын ныгытудагы зур казанышлары өчен бирелә торган дәүләт бүләге.

news_right_1
news_right_2
news_bot