Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада волонтерларга багышланган «Без бергә» скверы төзелә
Түбән Кама шәһәрендә Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 8, 8а, 10 биш катлы йортлар арасында тиздән «Без бергә» төзекләндерелгән скверы ачылачак. Анда эшләр «Безнең ишегалды» программасы кысаларында алып барыла. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Якындагы йортларда яшәүчеләр өчен бу күптән көтелгән һәм шатлыклы яңалык. Чөнки 7 нче микрорайондагы элек урам сәхнәсе торган бушлык озак еллар ташландык хәлдә булган.
«Сквер ясалгач, балалар мәйданчыкларында казу эшләре алып барылмасын өчен, хәзерге вакытта торбалар тулы күләмдә алыштырыла; җылылык, кайнар, салкын су белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясала. Бу — беренче этап. Икенче этап — гражданнарның сәламәтлегенә һәм тормышына зыян китерү мөмкинлеге булган карт агачларны кисү. Шуннан соң, июль ахырыннан 31 октябрьгә кадәр башкарылачак эшләр планлаштырыла», — дип сөйләде «БАРС» үзәген гамәлгә куючы һәм аның директоры Ринат Мостафин.
Түбән Кама активисты Ренат Мостафин эшләгән сквер проекты хупланган. Яңа җәмәгать киңлегендә балалар мәйданчыгы, спорт тренажерлары, клумбалар, уңайлы утыргычлар булыр дип планлаштырыла. Исемен дә очраклы гына сайламаганнар.
«Сквер волонтерларга, битараф булмаган кешеләргә, пандемия вакытында алгы сызыкта булган гражданнарга багышлана. Волонтерлар «Кызыл зона»да да эшләделәр, авыру кешеләрнең өйләренә килделәр, азык-төлекне даими китереп тордылар. «Без бергә» скверы кешеләрнең бердәмлеген арттыра», — диде Ринат Мостафин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз