news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Вокзал урамын ачтылар һәм яңа тематик трамвай йөри башлады

Түбән Камада Вокзал урамын ачтылар һәм яңа тематик трамвай йөри башлады
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада капиталь ремонттан соң, Вокзал урамында хәрәкәт тантаналы рәвештә ачылды. Шулай ук яңа тематик Зеленов трамваен җибәрделәр. Бу мөһим вакыйгалар 57 еллыгын билгеләп үтә торган Шәһәр көнен бәйрәм итүгә туры килде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу участокта ремонт «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде. Аның озынлыгы 1,26 км тәшкил итә. Анда яңа велосипед юлы да барлыкка килде. Комплекслы эшләрдән соң, Вокзал урамы үзгәрде: яңа юл япмасы, яктырту баганалары, җәяүлеләр һәм велосипед юллары, су агызу каналлары, парковка мәйданчыклары һәм автобус тукталышлары барлыкка килде.

Урамны ачуда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты, ул федераль һәм республика хакимиятенә, шулай ук төзүчеләргә дә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Түбән Кама мэры ассызыклаганча, шәһәр барлык халык өчен уңайлы булырга тиеш.

Чарада шулай ук «Татшина» ҖЧҖ генераль директоры Гүзәл Хәбетдинова, шин комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары һәм түбәнкамалылар катнашты. Тантаналы шартларда Түбән Кама муниципаль районы Советы исеменнән юл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен Түбән Кама юлчыларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Моннан тыш, монда ук Николай Зеленов исемендәге трамвайны тантаналы рәвештә җибәрделәр. Ә икенчесе - KAMA TYRES шин комплексы тематикасында бизәлгән. Тематик трамвайлар 2 нче һәм 6 нчы маршрутлар буенча йөриячәк.

«Шина комплексының юбилее алдыннан, Түбән Камада яңа тематик трамвай барлыкка килүенә шатланабыз. Без шәһәребездә шундый производство булуы белән горурланабыз, Россиянең һәр өченче шинасы - Түбән Кама шинасы», - диде Рамил Муллин һәм анда катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100