Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада вокалистлар өчен «Поющая волна» бәйгесе узачак
Түбән Камада Ватанны саклаучылар елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Түбән Кама муниципаль районының 60 еллыгына багышланган «Поющая волна» ачык халык бәйге-фестивале башлана. Бөтен төбәктән талантлы башкаручыларны җыйган иҗади ярыш шәһәр яр буенда узачак. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Катнашуга 6-10 яшьлек балалар («Детство»), 11-15 яшьлек яшүсмерләр («Юность 1») һәм 16-20 яшьлек яшүсмерләр («Юность 2»), 21-45 яшьлек өлкәннәр («Молодость») һәм 61 яшьтән өлкәнрәкләр («Мудрость») чакырыла. Фестиваль вокаль ансамбльләр өчен дә ачык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурска профессиональ артистлар да, үзешчән башкаручылар да кертелә.
Оештыручылар гаризаларны 1 июльдән 14 августка кадәр кабул итә. Бәйге нигезләмәсендә ничек гариза бирергә икәнлеге турында тулырак мәгълүмат бирелгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз