Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада ветераннар фотосурәтләре белән күргәзмә оештыралар

Түбән Кама Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә. Шәһәр администрациясе Түбән Кама һәм район Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисләренең актив катнашында «Яшь буынга киңәш» дип аталган проект-фотокүргәзмә оештыра. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Балигъ булмаган яшьтәге концлагерь тоткыннары, блокададагы Ленинградта яшәүчеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары күргәзмәнең төп геройлары булачак.
«Сезне Җиңүнең 80 еллыгына әлеге акцияне бергәләп оештырырга чакырдык. Сезнең белән аралашу мөмкинлеге белән горурланабыз, сез безгә энергиягезне һәм елмаюыгызны бүләк итәсез. Нәкъ менә сез республикабызны үстерергә булыштыгыз. Рәхмәт сезгә!» - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга район Советы аппараты җитәкчесе Марина Маркова.
Фотосурәтләр һәм теләкләр белән ясалган 36 баннер май башында мәктәп бульварында урнаштырылачак, аны җанлы тарих галереясенә әйләндерәчәк. «Мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкәннәр бу урам буйлап йөргәндә ветераннарның исемнәрен һәм аларның үгет-нәсыйхәтләрен укыячак», - дип билгеләп үтте Территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисләре вазифасын башкаручы Елена Дрепа.
Фотосессиядән соң катнашучылар өчен чәй табыны оештырылды, анда алар истәлекләре белән уртаклаша һәм җылы атмосферада аралаша алдылар. Бу көн истәлегенә һәркем бүләккә Түбән Кама фоторәсемнәре төшерелгән альбом алды.
«Яшь буынга киңәш» күргәзмәсе – яшьләргә тарихка кагылырга һәм ветераннар тәҗрибәсен үзләштерергә мөмкинлек бирә торган буыннар арасындагы күпер. Проект тынычлык бәясен һәм Совет халкының батырлыгы турындагы хәтернең әһәмиятен искә төшерәчәк, ә ветераннар советлары иҗади киләчәк өчен компас булачак.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз