news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе була

10 мартта Түбән Камада Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе була. Анда унга якын эш бирүче – кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнаша. 

Мондый килешүгә Түбән Каманың Кече һәм урта бизнес берлеге президенты Руслан Шурпаев белән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ирина Герасименкованың очрашуы вакытында ирешелде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителде.

Хәзерге вакытта вакансияләр ярминкәсенә әзерлек бара. Эшмәкәрләрнең бурычы - үз компанияләрендә актуаль вакансияләр исемлеген төзү, ә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре түбәнкамалыларны эшкә урнаштыру исемлеге белән танышырга чакырачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot