news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Утырып сөйләшик» дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды

Түбән Кама Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт театрында «Утырып сөйләшик» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә талгын милли музыка астында Алмаз, Нурсанә башкаруында Рәдиф Гаташ, Рәсимә Нәбиуллина, Гөлинә Шәйхинең лирик шигырь юллары яңгырады. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Рушания Габбасова яза.

Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында талантлы яшьләр күп, хәтта монда гаилә белән эшләүче яшь парлар да шактый. Шулардан бер пар — Нурсанә һәм Алмаз Хөсәеновлар бу сәнгатькә мәхәббәтләрен 16 майда Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт театрында «Утырып сөйләшик» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә тагын бер кат дәлилләде.

Галимҗан Гыйльмановның «Туй котлавы» дип аталган әсәрен тамашачы артистларның һәр сүзен йотлыгып, күңеле белән геройлар тормышына кереп китеп, дулкынланып, тын алырга да куркып тыңлады кебек. Кечкенә Марсельнең сәнгатьле итеп шигырьләр укуы барысын да таң калдырды. Кичәне Нәфис Шәйдуллин (баян), Ирина Веретенникова (скрипка) башкаруында ретро җырлар — «Эзләдем, бәгърем, сине», «Моңлану», «Кичер мине, әнкәй», «Әнкәй» һ.б. бизәде.

2014 елда Нурсанә дә, Алмаз да Түбән Кама Татар драма театрына эшкә киләләр. «2014 елда Түбән Кама безне ап-ак алмагач, шомырт чәчәкләре белән каршы алды. Нинди матурлык! Шәһәргә гашыйк булдык», — ди Нурсанә. Уртак уй-планнары булган бу матур пар тиздән гаилә кора. Уллары Марсель туа. «Улыбыз туганнан алып театрда безнең белән. Ул ике яшеннән бергә гастрольләргә йөреп үсте», — ди Нурсанә. Бүгенге көндә ул шәһәребезнең икенче гимназиясенең икенче сыйныфында белем ала. Җырларга бик ярата.

Бу яшь парның спектакльләрдә уйнауларыннан ләззәт аласың. Алда язып үткән әдәби-музыкаль кичәдә аларны артист буларак тамашачы тулысынча ачты дияргә була. Нурсанә назлы, йомшак тавышы, сылулыгы, сәхнәдә үзен тотуы, зыялылыгы белән тамашачының мәхәббәтен яулады. Спектакльләрдә Алмаз тудырган образлар чынбарлыкка туры килә — ул геройларының эчке дөньясын бик оста итеп хәрәкәтләре, мимикасы аша, сөйләме белән һәр кешегә җиткерә.

Сайлаган һөнәрен яратып, хезмәтеннән тәм табып, бирелеп эшли бу гаилә. «Нәкъ менә Түбән Камада яшәвебез, эшләвебез, иҗат итүебез белән без бик бәхетле. Түбән Каманың иң зур байлыгы булган театрда эшлибез», – дип, горурланып, яратып әйтә алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100