news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрен үтергәннәр

Якшәмбе көнне, 14 август иртәсендә, Түбән Кама шәһәрендәге йорт фатирында бер ир-атны үтерү турында хәбәр таралды. «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булганча, кеше үтерү турында хокук саклау органнарына хәбәр иткәннәр.

Җинаятьтә шикләнелүче 40 яшьлек ир-атны фаҗига урынында тоткарлаганнар. Ул Түбән Камада яшәүче булып чыккан.

Мәрхүмнең ЮХИДИ хезмәткәре булуы ачыкланган. Ул эш вакытыннан соң кунакка килгән булган. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, дип аңлаттылар Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot