Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Урам киносы фестивале булды
Узган ял көнендә түбәнкамалылар Урам киносы фестивалендә кыска метражлы картиналар карады. Бу кичтә «Гаилә» шәһәр паркына килгән тамашачыларга Россия яшь режиссерларының тугыз картинасы тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне түбәнкамалылар үзләре сайлады: фонарьлар ярдәмендә алар иң яхшы картина өчен тавыш бирде.
Түбәнкамалыларга барыннан да бигрәк режиссер Саша Кузовковның «Новая мама» кинотасмасы ошады. Кино - кечкенә пионер Маруся турында. Картинада Уэс Андерсон рухындагы сюрреалистик һәм бик матур тарих сурәтләнә. Бервакыт Марусяның әнисе каядыр юкка чыга, ә әтисе өйгә башка хатын-кызны алып кайта. Яңа әнигә кыз ошамый һәм ул аннан котылырга уйлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Икенче урынга Анатолий Колиев төшергән «Принципиально документально» картинасы лаек булды. Бу - Россия пенсионерларының яшерен сөйләшүе турында кискен мокьюментари.
Өченче урында - Данил Ивановның «Холодно» фильмы. Бу - Россия полиция хезмәткәрләре турында кара комедия.
Фестиваль кысаларында кинотасмалар Россиянең 1117 шәһәрендә һәм торак пунктларында күрсәтеләчәк. Сентябрь ахырында җиңүче фильм игълан ителәчәк, аның режиссеры төп приз – 1,5 миллион сумлык грант алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз