news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Түбән Камада универсаль спорт мәйданчыгы ачылды
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада 8 нче мәктәп территориясендә күптән көтелгән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Ул барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Мәйданчык «Спорт — тормыш нормасы» федераль программасы буенча төзелгән. Ул баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган. Моннан тыш, муниципалитет спорт зонасы тирәсендәге территорияне төзекләндерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot