news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада уникаль датада берьюлы 18 яңа гаилә барлыкка килде

Түбән Камада уникаль датада — 24.07.24 — берьюлы 18 яңа гаилә барлыкка килде. Бу хакта Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар LIFE» сайты.

«Бу дата шулкадәр күп гашыйк парларны җәлеп итеп кенә калмады: 24.07.24 саннары кушылмасы аңа үзенчәлекле символика һәм гармония бирә, аны июльнең башка көннәре арасында уникаль итә», — дип аңлаттылар ЗАГС хезмәткәрләре.

Барлык яшь парларны чаралар барышында котладылар һәм аларга шатлык һәм гармония белән тулы озын гомер теләделәр.

«Гаилә елында без мондый вакыйгаларга аеруча шатланабыз, чөнки һәр яңа гаилә — мәхәббәт һәм үзара аңлашу тулы яңа тарихның башы. Бу көн яңа өйләнешүчеләр өчен наз һәм җылылык белән тулы бәхетле юлның башы булсын», — дип билгеләп үттеләр идарә белгечләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100