Түбән Камада Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган өлкән сержант белән хушлаштылар
Түбән Камада Украинадагы хәрби операция вакытында һәлак булган өлкән сержант Равил Рамазановны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме Югары Уратма авылы Мәдәният йорты янында узды.
Солдатны соңгы юлга озатырга дистәләгән кеше килгән иде, аларның һәркайсы мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
Равил Рамазанов Россия Кораллы көчләренә 2003 елда чакырылган, Чечняда хезмәт иткән. 2005 елда аны запаска җибәргәннәр. 2014 елда ул контракт төзегән һәм Самара өлкәсенә хезмәт итәргә киткән. Берничә айдан соң Түбән Камага әйләнеп кайткан.
Өлкән сержантның хатыны һәм ике баласы калды.