news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада туган 16 яшьлек яшүсмер бабасы янына кунакка килгән һәм аны үтергән

Түбән Камада туып-үскән 16 яшьлек яшүсмерне 71 яшьлек бабасын үтерүдә гаеплиләр. Җинаять Ижевскида Орджоникидзе урамындагы йортта булган.

Тикшерү версиясе буенча, 16 яшьлек егет үзенең бабасы янына кунакка килгән. 5 октябрьдә ул өлкән яшьтәге ир-атны каты тупас предмет белән кыйный, шулай ук пычак белщн кадый. Сугулар баш һәм тәннең башка өлешләренә, яшәү өчен мөһим органнарга туры килә. Пенсионер урында ук үлгән.

Яшүсмергә гаепләү белдерелгән, ул гаебен таныган. Яшь татарстанлыны тоткарлаганнар, тикшерүчеләр гаепләнүчене сак астына алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Удмурт Республикасы буенча Тикшерү идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot