Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган спектакльләр фестивале башланды
Түбән Камада «Туфан кыңгыравы» театр фестивале Чаллы курчак театрының «Акбай, SOS!» һәм Камал театрының «Дуслар җыелган җирдә» спектакльләре белән башланып китте. Болар икесе дә Туфан Миңнуллинның иң билгеле әсәрләре буенча куелган спектакльләр.
Фестивальдә катнашучылар Түбән Кама татар дәүләт драма театры алдына куелган Туфан Миңнуллин бюстына чәчәкләр салдылар, фестиваль ачылу тантанасында күренекле драматург турында истәлекләр белән уртаклаштылар.
Фестивальнең иң кадерле кунаклары арасында драматургның кызы Әлфия Миңнуллина да бар.
Бүгенге программада Мари яшь тамашачы театрының «Чодыраял Элыксандр» («Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча куелган спектакль), Оренбург татар дәүләт драма театрының «Исәнмесез» һәм Минзәлә татар дәүләт театрының «Шулай булды шул» спектакльләре.
- Фестивальдә Башкортстаннан, Йошкар-Оладан, Оренбургтан, Нукус шәһәреннән, шулай ук, Казан белән Чаллыдан театр коллективлары катнаша.
- «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестиваль-бәйгесендә жюри тарафыннан лауреатлар да билгеләнәчәк. Аларга акчалата призлар да тапшырылачак.
- Фестиваль 18 октябрьгә кадәр барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз