news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр ишегалды җыештыручыга ярдәм итәргә чыкты

Түбән Каманың Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр кышкы өмәгә чыккан. Алар ишегалды җыештыручыларга ярдәм итә. Хатын-кызлар урамдагы бозны ватты, кар көрәде. Ярты сәгатьтә подъезд тирәсе ялт итте.

Юллар чиста. Подъезд янында гына бераз кар кала. Күршеләр арасында синеке, минеке төшенчәсе юк. Алар әйләнә-тирәне бергәләп җыештыра. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр сөйләвенчә, берникадәр вакыт алар йортында ишегалды җыештыручы булмаган. Алар аптырап тормаган, кулларына көрәк-себерке алган.

Моннан тыш, эш коралы һәр подъездда бар, шуңа күрә теләгән кеше буш вакытта тротуарларны чистарта ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot