news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Терендез бәйрәмен үткәрделәр

Түбән Камада Терендез бәйрәмен үткәрделәр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада Терендез бәйрәме узды. Чараны Халыклар дуслыгы йорты янында үткәрделәр. Бәйрәмдә учак янында милли җырлар һәм биюләр башкарылды.

Түбән Кама районында илледән артык милләт дус һәм тату яши. Һәр милләтнең үз тарихы һәм гореф-гадәте бар. Быел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы игълан ителде. Түбән Камада халыклар мәдәниятен саклау шәһәр халкы өчен зур әһәмияткә ия. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Барыгызны да Терендез бәйрәме белән котлыйм. Без ел саен мондый чара үткәрәбез, анда биибез һәм ут аша сикерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим», - диде Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов.

Әрмәнстанда Терендез бәйрәменең барлыкка килү тарихы мәҗүсиләр чорына барып тоташа. Кешеләр утның көче кышның салкынлыгын сындырырга һәм кырларны уңышлы итәргә булыша, дип саный. Кешеләр язның тиз килүенә ярдәм итәр өчен ут кабыза. Христиан дине халыкның гореф-гадәтләрен саклап калды, ә бәйрәм яңа төсмер алды.

Кунаклар традицион кочари биюенә кушылды. Шулай ук бәйрәмдә учак аша да сикерделәр, анда барлык теләүчеләр дә катнашты.

Бәйрәмгә килүчеләрне шашлык һәм әрмән чәе белән сыйладылар.

«Түбән Камада Терендезны ел саен билгеләп үтәбез. Бу яңа өйләнешүчеләр һәм гашыйклар өчен изге бәйрәм санала. Алар гаилә нык һәм мәхәббәте мәңгелек булсын өчен, учак аша өч тапкыр сикерәләр», - диде бәйрәмдә катнашучы Венера.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100