Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада «Теләкләр чыршысы» дигән Яңа ел хәйрия акциясе башланды
Түбән Камада «Теләкләр чыршысы» дигән Яңа ел хәйрия акциясенә старт бирелде. Администрация бинасының икенче катындагы холлда бәйрәм чыршысы кабынды.
Акция махсус хәрби операция зонасында һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең балаларының Яңа ел теләкләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Балалар хыялларын шәһәр һәм район җитәкчеләре башкарып чыгачак. Теләкләр арасында төрлеләре бар: компьютер креслолары кебек матди бүләкләрдән алып, яраткан хоккей командасы белән очрашу яки атта йөрү кебек матди булмаганнарына кадәр.
«Теләкләр чыршысы» яңа конвертлар белән тулыланып торачак, чөнки Яңа ел алдыннан мөмкин кадәр күбрәк бала игътибар тоярга тиеш.
Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников акциядә катнашуның әһәмиятен ассызыклады: «Әйдәгез, бергәләп игелек кылыйк. Кызганыч, аларның әтиләре инде беркайчан да килеп, балаларына бүләк бирә алмаячак, ләкин без моны сезнең белән эшли алабыз».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз