news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада театр фестивале булды

Түбән Камада театр фестивале булды
Фото: НТР24

Түбән Каманың яшь тамашачы театрында «Талантлар остаханәсе» фестиваленең бишенче муниципаль этабы узды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

«Быел бу безнең бишенче театр фестивале. Бу еллар эчендә фестиваль аркылы бик күп театр коллективлары узды. Быел бездә 700 катнашучы — 59 театр коллективы бар», — диде ТЮЗ каршындагы «Восхождение» театр студиясе җитәкчесе Наталья Николаева.

Быел театр фестивалендә Түбән Кама артистларыннан тыш, Зәй коллективы да бар иде. Әлеге чара яшь актерларга киләчәк казанышларга старт бирә.

Аерым номинацияләр лауреатлары һәм җиңүчеләре акчалата сертификатлар алды. Бу акчага алар костюмнар тегәләр һәм киләсе талантлар фестивалендә яңа, төсле һәм мавыктыргыч спектакльләр күрсәтү өчен декорацияләр ясыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100