news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе булды

Күпмедер вакыт Түбән Камада эшләп, башкалабыз Казанга эшкә күченгән артист, җырчы Олег Фазылҗанов Түбән Камада сәхнә тотты. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында Татарстан Республикасының халык артисты Олег Фазылҗановның иҗат кичәсе гөрләп узды. Бу концерт-тамаша гына түгел, ә тамашачы белән эчкерсез сөйләшү булды.

Олег Фарук улы бу кичәнең режиссеры, алып баручысы, җырчысы, мәзәк сөйләүчесе дә. Үзенең чыгышлары белән ул халыкны елатты да, елмайтты да, уйлатты да. Аның иҗаты белән якыннан таныш булмаганнар Олегның бик матур итеп җырлавына сокланды.

Түбән Кама керәшен җәмгыяте идарәсе рәисе Тамара Баһаветдинова исеменнән, керәшен мәдәниятен пропагандалаган һәм популярлаштырган өчен хөрмәт белән, рәхмәт йөзеннән Олег Фазылҗановка истәлекле бүләк тапшырылды.

Өч сәгатьлек программа бер сулышта узды, тамашачылар бу кичне сәхнәдә чыгыш һәм тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иткән һәр артистны алкышларга күмде.

«Одноклассники»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

Тулырак: news/xabarlar/tuban-kamada-tatarstannyn-xalyk-artisty-oleg-fazylanovnyn-iat-kicase-uzdy

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100