news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвес Ханов юбилеен билгеләп үтте

Түбән Камада Татарстанның атказанган архитекторы Фирдәвес Ханов юбилеен билгеләп үтте
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Түбән Кама шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры — Татарстанның атказанган архитекторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фирдәвес Хановның 75 яшьлек юбилее уңаеннан зур чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге күркәм чарада мәртәбәле кунак буларак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов та катнашты. Ирек Илдус улы юбилейда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, юбилярга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Кунакларны күп еллар дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеген җитәкләгән, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган спорт остасы Рөстәм Ганиев каршы алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot