Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада татар милли мәдәни үзәген булдырырга җыеналар
Түбән Камада татар милли мәдәни үзәген булдырырга планлаштыралар. Ул 5нче мәктәп бинасында урын алачак дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашындагы очрашуда билгеле булды.
Эш сәфәрендә Марат Әхмәтов Түбән Каманың мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты. «Туган як» сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Очрашунда шулай ук «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Наил Мөсифуллин чыгыш ясады. Бишенче мәктәп базасында ул татар милли мәдәни үзәген булдырырга тели. Моннан тыш, тавыш яздыру студиясе, милли кием тегү остаханәсе, кафе, татар милли ашлары пешерү бүлмәсе һәм концерт заллары булуы планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз