news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада татар гүзәлен һәм батырын ачыклыйлар

Түбән Камада татар гүзәлен һәм батырын ачыклыйлар
Фото: https://tatar-congress.org/

Түбән Кама шәһәрендә көзен традицион рәвештә «Түбән Кама гүзәле һәм батыры» бәйгесе үткәрелә. Анда студентлар һәм мәктәп укучылары арасында туган телне, мәдәниятне, тарихны иң яхшы белүчеләрне ачыклыйлар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жюри алдында 10 иң талантлы, татар мәдәниятен һәм тарихын иң яхшы белән яшьләрне, милләтнең асыл вәкилләрен (алар соңыннан бәйгенең төп бүләге өчен көрәшәчәк) ачыклау бурычы торды. Конкурста 29 кыз һәм 8 егет катнашты.

«Бәйге туган тел, гореф-гадәтләрне пропагандалау һәм саклау максатыннан үткәрелә. Без туган телне саклыйбыз һәм аны халык арасында популярлаштырабыз», - дип искәртте конкурсны оештыручы Диана Шәйхетдинова.

Быел бәйге бишенче тапкыр үткәрелә. Киләсе этап – анда Түбән Каманың иң гүзәл татар кызы һәм иң көчле егете исеменә лаек булу өчен 10 кеше көрәшә - «Ковёр» яшьләр үзәгендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100