news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «татар» батальоны истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары була

Түбән Камада «татар» батальоны истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары була
Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

Бүген, 31 гыйнварда, Түбән Камада 80нче аерым чаңгы батальоны батырлыгына багышланган чаңгы ярышлары Ачык кубогы узачак. Чара «Батыр» спорт комплексында оештырыла. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Катнашучыларны теркәү сәгать 11дә башлана. 13:30 сәгатьтә кызлар, 13:45 сәгатьтә егетләр старт ала.

Искәртеп узабыз, батальон 1941 елның декаберендә Казанда оештырыла һәм Башкортстан, Пенза, Калинин һәм Ленинград өлкәләреннән килгән кешеләр белән тулыландырыла. Шәхси составның шактый өлеше — татарстанлылар. Аңа «татар» батальоны дигән рәсми булмаган исем бирәләр.

1942 елда 257нче укчы дивизиясенең 80нче аерым чаңгы батальонында хезмәт иткән 19 кызылармияченең җәсәдләре табыла. Алар фашист илбасарлары белән сугышта һәлак була. Соңрак аларның җәсадларын Түбән Камага алып кайтып кабат җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100