news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада танылган рәссам Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәләре ачылды

Түбән Камада танылган рәссам Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәләре ачылды
Фото: Илдус Мортазинның шәхси архивыннан

Шушы көннәрдә берьюлы ике урында — Түбән Каманың Төзүчеләр урамында урнашкан үзәк музейда һәм Кызыл Чишмә бистәсендәге Әхсән Фәтхетдинов музеенда танылган рәссам, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәләре ачылды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Күргәзмәгә майлы буяулар белән язылган картиналар куелган. Рәссам төрле техникада һәм жанрларда уңышлы иҗат итә. Картиналары арасында портрет, натюрморт кебек сәнгать әсәрләре булса да һәм, Илдус Мортазин үзенең иҗатында күбрәк пейзажны чагылдыра дисәләр дә, мин аның иҗатының төп өлешен милләтебезгә — татар дөньясына, мәдәниятенә, тарихына, йолаларына багышланган рәсемнәр били дип уйлыйм.

Фото: Илдус Мортазинның шәхси архивыннан

«Мине халкыбызның тарихы бик кызыксындыра. Соңгы елларда иҗат ителгән картиналарымда әнә шуларга зур урын бирәм. Бу картиналар аеруча яшьләр өчен, киләчәк буын өчен кирәк. Ата-бабаларыбыз тарихын онытмасыннар, менә бит без нинди Бөек халык икән, дип горурлансыннар», — ди ул.

Күргәзмәне ачу тантанасына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәре мэры Рамил Муллин да килгән иде. Ул да рәссам иҗатын югары бәяләде. «Шәһәребез талантлы иҗат әһелләренә бик бай. Шулар арасында Илдус Мортазин үзенчәлекле урын били. Аның картиналарына сокланмаган кеше юктыр. Ул шәһәребез данын республика күләмендә генә түгел, Россия күләмендә дә күтәрде. Рәссамны чит илләрдә дә беләләр», — диде.

Илдус Мортазин — Халыкара сәнгать ассоциациясе әгъзасы, Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалы дизайн кафедрасы өлкән укытучысы. Чыннан да, аның даны еракларга таралган — картиналары Мәскәүдә һәм Казан Кремленең дәүләтчелек тарихы музеенда, Казан шәһәренең сынлы сәнгать музеенда, Болгар музей-тыюлыгында, Татарстан Республикасының Милли музеенда, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һ.б. шәһәрләр музейларында гына түгел, чит ил музейларында да саклана.

Рәссамның шәһәр һәм Кызыл Чишмә бистәсе музейларындагы күргәзмәләре әле апрель ахырына кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100