news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада танылган батыр Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышлары уза

Түбән Камада танылган батыр Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышлары уза
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

23-25 апрель көннәрендә «Шинник» спорт комплексында танылган батыр, күп тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы, атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган Көрәш буенча XXXII республика турниры, шулай ук ТР һәм РФ халык артисты, күренекле җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган V яшьләр турниры уза.

Биредә 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак үлчәү авырлыкларында 246 көрәшче көч сынаша. Бәйгегә республика районнарыннан 31 командадан теркәлгән. Илһам Шакиров истәлегенә узачак ярышта 135 көрәшче бил алышачак. Турнир ике көн дәвам итәчәк. 24 апрельдә – беренче әйләнешләр, 25 апрельдә ярымфинал һәм финал алышлары көтелә.

  • Данил Галиев – профессиональ көрәшче, сигез тапкыр РСФСР, унике мәртәбә Татарстан АССР чемпионы, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, милли көрәш буенча РСФСРның атказанган спорт остасы, Татарстанның атказанган спорт остасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot