Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада табигый-фәнни юнәлештәге мәктәп төзергә планлаштыралар
Түбән Каманың 15 нче микрорайонында табигый-фәнни юнәлештәге мәктәп төзү планлаштырыла. Аны «Вахитов боҗрасы» янындагы бушлыкта СИБУР компаниясе төзергә ниятли, мәктәп 980 укучыга исәпләнгән булачак. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Радмир Беляев Телеграм-каналында сөйләгәнчә, уку йорты белем бирүнең иң югары стандартларына җавап бирә торган белем бирү комплексы булачак. Анда укучылар табигый-фәнни юнәлештәге фәннәрне тирәнтен өйрәнә алачак.
«Бу шәһәр барлыкка китерүче предприятиенең чираттагы белем бирү проекты, ул табигый-фәнни профильле чыгарылыш укучыларын, шул исәптән булачак химикларны сыйфатлы әзерләүгә юнәлдерелгән. Мәктәп төзелешен быел ук башлау планлаштырыла», — дип яза ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз