Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада табиблар тимер тәңгә йоткан баланы коткарган
Түбән Кама район балалар хастаханәсе табиблары баланың үңәченнән тимер тәңкә чыгарган. Бу хакта медицина учреждениесенең телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Бу хәл 15 декабрьдә булган. Хастаханәгә өч яшьлек баланы алып килгәннәр. Малайның әти-әнисе хәбәр иткәнчә, бала күкрәк читлеге эчендә авыртуга зарланган. Ачыкланганча, малай ялгыш тимер тәңкә йоткан булган. Ул бу хакта шунда ук әти-әнисенә әйткән.
Баланы оператив рәвештә Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсенә алып килгәннәр. Балалар хирургы, врач-эндоскопист Игорь Шогоров эндоскоп ярдәмендә чит әйберне алган. Манипуляция бер минут чамасы дәвам иткән. Процедурадан соң баланы күзәтү өчен хирургия бүлегенә күчергәннәр, ә икенче көнне өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Табиблар сөйләгәнчә, гаилә вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү сәбәпле, баланы җитди нәтиҗәләрдән саклап кала алганнар. Тәңкә үңәчтә озаграк булган очракта чит әйбер органны имгәтергә һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде, дип билгеләп үткән белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз