news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыккан, бер кеше зыян күргән

Түбән Камада сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз төтен белән агуланган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын Химиклар проспектындагы күп катлы йортның ике бүлмәле фатирында чыккан. Янгын мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән. Коткару битлекләре ярдәмендә фатирдан 65 яшьлек ир-ат һәм 70 яшьлек хатын-кыз чыгарылган.

Хатын-кызны хастаханәгә китергәннәр. Ир-ат зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot