Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада суд стафилококк белән зарарланган персонал аркасында кафены япты
Түбән Камада суд Менделеев урамындагы «СанСити» кафесын япты. Хезмәткәрләрдә алтынсу стафилококк патогенын тапканнар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство тикшерүе күрсәткәнчә, кафе бинасында савыт-саба һәм ашханә приборларын юу өчен юыну ванналары юк, әзерләгәндә маркировкасыз азык-төлек продуктлары, үзләре әзерләгән соуслар кулланыла, ә эшкә медицина каравыннан башка пешекчеләр кертелгән.
Моннан тыш, сайлап алынган ролларда эчәклек таякчыклары төркеме бактерияләре һәм алтынсу төстәге стафилококк, шулпа пробасында һәм юынгычларда эчәклек таякчыклары табылган. Кафеның өч хезмәткәрендә шулай ук патоген алтынсу стафилококк табылган.
Суд кафеның эшен 60 тәүлеккә туктатып тору турында карар кабул иткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз