Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада сукбай этләр приютын су баскан, суны бүген суыртачаклар
Түбән Кама районында сукбай этләр приютын кар сулары баскан, бүген шул суны суыртачаклар. Район администрациясенең матбугат сәркатибе Яна Енькова Telegram-каналында шул турына хәбәр итте.
Ул бу хәлнең беркемне дә битараф калдырмавы турында әйтә. Аның сүзләренчә, бу урында Башкарма комитет белгечләре булган. Алар вазгыятьне бәяләп, нинди эшләр башкарырга мөмкин булуын хәл иткән. Кирәкле техниканың төре һәм күләме ачыкланган.
«Суны кире кермәслек итеп чыгарырга кирәк, эшнең кыенлыгы шунда. Барыгызга да хәбәрләр җиткереп торырмын, койрыклыларны ташламадылар, аларга һичшиксез ярдәм итәчәкләр!» - дип хәбәр итте шәһәр халкына Енькова.
Су басу турында видеохәбәр «Добрые руки» приютының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә чыккан иде. Приют вәкилләре шәһәрлеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз