news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада студентлар цифрлы яңа продуктлар уйлап тапты

Түбән Камада «Кванториум» мәгълүмат үзәге һәм технопаркы «TatarCoder» цифрлы чишелешләр һәм программалаштыру буенча республика хакатонын уздырды.

Ике көн дәвамында укучылар һәм студентлар тәкъдим ителгән кейслар буенча цифрлы яңа продуктлар уйлап тапты: «Имин шәһәр» һәм «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе». Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хакатонда барлыгы 14 команда үзләренең цифрлы карарларын күрсәтте, Алар арасында республика районнарыннан да вәкилләр бар иде.

Һәр проект инновацион һәм үсеш перспективалары ягыннан каралды һәм бәяләнде.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot