news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Стахеевлар утарын реставрацияләүне проектлау эшләре башланды

Түбән Камага Казаннан мәдәни мирас объектларын саклау эшләре өчен җаваплы белгечләр килде. Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, алар Стахеевлар утарында булганнар, бинаның һәм аның тирәсендәге территориянең торышын бәяләгәннәр. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Реставрациянең проект-смета документациясен эшләү өчен Стахеевлар утары концепциясен тулысынча уйларга кирәк, бу күп вакыт һәм көч таләп итә торган эш. Казан белгечләре район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә бу мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр.

«Стахеевлар утары — бик мөһим һәм кирәкле объект. Хәзер без аны нинди концепцияләргә баетырга һәм анда нәрсәләр күрергә теләвебезне хәл итәргә тиеш», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Ленар Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot