Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларының иҗади сменасы узды
Түбән Кама районының «Камский Артек» лагеренда «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен иҗади смена узды. Бу хакта «Татар LIFE» сайты хәбәр итә.
2026 елның 2 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр дәвам иткән чарада Татарстанның 15 шәһәреннән һәм районыннан 200дән артык сәләтле бала катнашты.
Иҗади смена кысаларында яшь артистлар өчен вокал осталыгы һәм хореография буенча мастер-класслар оештырылды. Дәресләрне тәҗрибәле белгечләр һәм танылган сәнгать осталары алып барды. Шулай ук сменада катнашучылар Раштуа бәйрәменә багышланган концерт әзерләде. Әлеге чарага махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары чакырылды.
«Узган ел «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә 25 ел тулды, ә илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтте. Катнашучылар әлеге концертка бик тырышып әзерләнгән. Кайвакыт бу җырларны каян алганнар икән дип аптырыйсың. Чөнки иң матур җырлар – онытылган иске җырлар, ә безнең балалар аларны бик оста башкара. Тамашачылар аларның иҗатын күз яшьләре аша кабул итә», - дип билгеләп үтте Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручы Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, җыр-биюләр белән үрелеп барган әлеге концерт Ватаныбызны саклаучыларга олы рәхмәт билгесе булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз