news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада социаль ипотека программасы буенча 18 катлы 2 йорт төзеләчәк

Түбән Камада Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча социаль ипотека торагы төзелеше 2024 елда башланачак. Бу хакта «Градостроитель Нижнекамска» паблигында хәбәр ителә, дип яза http://nkamsk-rt.ru/ сайты.

Чулман һәм Чишмәле урамнары почмагында «Домкор» 2 йорт төзергә планлаштыра. 18 катлы йортларда 170 фатир булачак.

Күпкатлы йортларны киләсе елда тапшырырга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot