news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада скандинавия йөреше буенча шәһәр чемпионаты була

Түбән Камада «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында 1 июньдә скандинавия йөреше буенча шәһәр чемпионаты узачак. Бу хакта администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова.

Спортчыларны теркәү иртәнге 9да башлана, 9:45тә ярышларны ачу тантанасы була. Сәгать 10да стартка хатын-кызлар чыга, 10:20дә — ир-атлар. Аларга 3 чакрым араны үтәргә туры киләчәк.

Чемпионат җиңүчеләрне дипломнар һәм медальләр белән бүләкләү белән тәмамлана. Катнашуга гаризалар сайтта кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot