news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Шикәр диабеты» мәктәбенә чакыралар

Түбән Камада яшәүчеләрне 16 майда 13:00 сәгатьтә «Шикәр диабеты» мәктәбенә укырга чакыралар. Бу шикәр диабеты белән нәтиҗәле идарә итү өчен мөһим белем һәм күнекмәләр алуга менә дигән мөмкинлек. https://tat.e-nkama.ru/ сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Дәрес Төзүчеләр ур., 10Д, 3нче кат адресы буенча 2нче поликлиниканың актлар залында узачак.

Программада кандагы шикәр күләмен ничек дөрес контрольдә тоту, инсулин терапиясенең үзенчәлекләре, диабет вакытында дөрес туклану кагыйдәләре, сәламәтлек кискенләшүен профилактикалау ысуллары турында чыгышлар каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot