news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада шигырь укучылар бәйгесе игълан ителде

Түбән Кама китапханә системасы һәм Түбән Кама рус җәмгыяте бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган «Добрый гений» муниципаль шигырь укучылар бәйгесен башлап җибәрә.

Бәйгедә катнашу өчен 22 майга кадәр чыгыш белән видеоролик җибәрергә һәм электрон гаризаны тутырырга кирәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Өч номинациядә катнашырга мөмкин. Укучылар «Поэт на все времена» һәм «Как вечно пушкинское слово...», ә төркемләр «Ожившая сказка» номинацияләрендә катнаша ала.

Бәйгегә катнашу өчен биш яшьтән мәктәпкәчә яшьтәге балалар, урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм гимназия укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары, шулай ук Түбән Кама һәм Түбән Кама районы халкы чакырыла.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot