news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада шаурмада эчәклек таякчыгы табылган кафены япканнар

Түбән Камада шаурмада эчәклек таякчыгы табылган кафены япканнар
Фото: Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе

Түбән Камада суд Корабельная урамында урнашкан «Шаурма-Бразерс» кафесын япты. Әлеге кафеда шаурма ашаган кеше эчәклек инфекциясе йоктырган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тиз туклану оешмасында хезмәткәрләр өчен кул юу урыны булмаган. Персонал тиешле медицина тикшерүен узмаган килеш эшләгән. Ризык әзерләү өчен маркировкасы булмаган продуктлар кулланылган.

Моннан тыш, пычаклардан, суыткыч җиһазларыннан, шулай ук биредә әзерләнә торган шаурмадан алынган үрнәктә эчәклек таякчыгы төркеме бактерияләре табылган.

Белгечләр биш килограммнан артык маркировкасыз продукцияне яраксыз дип таныган.

Кафе хуҗасына карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Аның эшчәнлеге вакытлыча тыелган. Кафены япканнар, материаллар судка тапшырылган. Суд «Шаурма-Бразерс» кафесын 30 тәүлеккә ябу турында карар кабул иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot