news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Түбән Камада «Рамус-Молл» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Намаз бүлмәсе ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов та катнашты. 

РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тырышлыгы белән ачылган намаз уку бүлмәсе бишенче катта урнашкан, сәүдә үзәгенең эш сәгатьләрендә намаз укырга керергә мөмкин. Бүлмә видеокүзәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүнең башка чаралары белән җиһазландырылган. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot