news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада сәламәтлеге чикле кешеләрне мәҗлескә җыйдылар

Түбән Камада сәламәтлеге чикле кешеләрне мәҗлескә җыйдылар
Фото: dumrt.ru

Корбан бәйрәменең икенче көнендә Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә инвалидлар өчен хәйрия чарасы үткәрелде. Әлеге акциягә физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре, өлкән буын вәкилләре, шулай ук төрле дәрәҗәдәге сәламәтлеге чикле кеше җыелды. Барлыгы илледән артык кеше катнашты. Кунаклар өчен бәйрәм өстәле – тәм-томнар, коймаклар һәм тәмле пылау әзерләнде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Җәмигъ» мәчете имамы Булат хәзрәт Баһаветдинов җыелган халыкны район мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов исеменнән сәламләде, вәгазь сөйләде, Коръән аятьләре укыды, аннары бергәләп тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек һәм сабырлык сорап дога кылды.

Мәҗлескә килүчеләр әлеге акцияне оештыручыларга, иганәчеләргә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot