Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Саклану министрлыгы белән килешү төзегән 12 кешене хәрби хезмәткә озаттылар
Түбән Камада РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән унике кешене хәрби хезмәткә озаттылар. Алар «Үзәк» группировкасы составында хәрби бурычын үтәү өчен җибәрелә – аларга Пилотсыз системалар гаскәрләре, Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре бүлекчәләрендә, шулай ук «БАРС» иреклеләр отрядында хезмәт итәргә туры киләчәк.
Булачак хәрбиләрне озатырга туганнары, якыннары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре килгән иде. Хәрби комиссар Газинур Ситдыйков, Арсений атакай һәм Мидхәт хәзрәт аларга хәерле юл теләде. Шулай ук Ирек Гыйльманов (хәзерге вакытта аның ике улы махсус операция зонасында хезмәте итә) та теләктәшлек күрсәтте.
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
«Сугышчан туганлык» оешмасы ветераннары хәрбиләргә кабул ителгән карарның мөһимлеген искәртте һәм өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген, 8 апрельдә, Россиядә хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган һәм 1918 елның 8 апрелендә хәрби комиссариатлар системасын булдыру турында декрет чыккан көнгә туры китерелгән.
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз