news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада шәһәрнең үрнәк гаиләләрен ачыклау максаты белән конкурс үткәрелә

Түбән Камада шәһәрнең үрнәк гаиләләрен ачыклау максаты белән конкурс үткәрелә
Фото: Түбән Кама районының ЗАГС идарәсеннән

Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсы башлана. Ул Түбән Кама районының ЗАГС идарәсе инициативасы белән үткәрелә. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Конкурс актив тормыш позициясен алып баручы шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.

Анда рәсми никахлары 30 елдан да ким булмаган, хезмәт эшчәнлегендә, балалар тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында казанышлары булган теләсә кайсы пар катнаша ала. Шулай ук гаилә әгъзаларының дәүләт һәм җәмәгать бүләкләре булуы да хуплана.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче гаиләләр Россия бүләге — «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Медальне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә тапшырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100