news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада шәһәрнең 60 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды

2026 елда Түбән Кама оешуга 60 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Юбилей елында шәһәрнең беренче төзүчеләренә, ветераннарына һәм Түбән Каманың тарихи хәтерен саклауга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

«Түбән Камада бу ел – яраткан шәһәребезнең 60 еллыгы, әһәмиятле юбилей датасы. Без беренче төзүчеләргә, Түбән Кама ветераннарына һәм шәһәребез тарихын саклауга аерым игътибар бирәчәкбез», - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, агымдагы атнада юбилейга әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы булачак, анда планлаштырылган чаралар һәм вакыйгалар планы җентекләп каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot