news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан Мактау тактасы яңартылды

Түбән Камада шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан Мактау тактасы яңартылды

Түбән Каманың 60 еллык юбилеена багышланган тантаналы митингта шәһәр музее янында яңартылган Мактау тактасы ачылды. Юбилей елында тактада тагын 16 күренекле шәхеснең исеме мәңгеләштерелде.

Яңа исемнәрне урнаштыру өчен Дан галереясы киңәйтелгән һәм яктырту җайланмалары яңартылган. Хәзер композиция Түбән Каманың төрле буын кешеләрен – шәһәр төзелешенә өлеш керткән шәхесләрне һәм бүгенге көндә туган шәһәр үсеше өчен көч куючы замандашларны символик рәвештә берләштерә.

«Түбән Каманың үсеше нәкъ менә шушы урыннан башланды. 60 елда ике йөз елда да эшләп бетереп булмаслык эш башкарылды: куәтле җитештерүчеләр, уңайлы тормыш өчен кирәкле барлык шартларны үз эченә алган заманча инфраструктура төзелде. Яшьләр, туган җирегезне яратыгыз – безнең шәһәрнең киләчәге зур», – дип билгеләп үтте район башлыгы Радмир Беляев.

Тәбрикләүләргә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да кушылды. Ул Түбән Кама халкының шәһәр үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте һәм аларның күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

Тантанада төрле тармак хезмәткәрләренә федераль, республика һәм район бүләкләре тапшырылды.

Фото: ТР Түбән Кама районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot